Әлмәттә авыл хуҗалыгы тармагы үсеше һәм торак төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2016 елның 29 октябре, шимбә

ТР Хөкүмәт йортында хезмәт куркынычсызлыгы, торак, юллар төзелеше һәм авыл хуҗалыгы кебек мөһим мәсьәләләрне карадылар. Киңәшмә ТР Президенты вазифасын башкаручы Илдар Халиков рәислегендә узды.

Дәүләт төзелеш һәм хезмәт инспекцияләре тарафыннан агымдагы ел башыннан 1 мең 363 үткәрелгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 16 миллион 620 мең сумлык 440 карар чыгарылган.

Татарстанда 1 миллион 857,6 мең кв.метр торак тапшырылган. Ятим балаларга торак бирү мәсьәләсенә Илдар Халиков аеруча игътибарлы булырга чакырды.  

ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов татарстанлыларның 2,3 миллион тоннадан артык тамыр азыгы җыеп алачакларын бәян итте.

- Шикәр чөгендерен җыеп алуны тәмамлыйбыз. Уңыш – гектарыннан 362  центнерны тәшкил итә.Шикәр чөгендерен үстерү белән шөгыльләнүчеләр әлеге культураның отышлы булуын аңладылар, - дип билгеләп узды Марат Готович.

Авыл хуҗалыгы тематикасы, аерым алганда терлекчелек, видеоконференциядән соң дәвам иттерелде. Бу турыда мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Наил Усманов җиткерде.

Эре мөгезле терлекнең саны 13809 башны тәшкил итә, барлыгы 1160 тонна ит җитештерелгән.

Кызганычка каршы, кайбер хуҗалыклар терлекләрнең баш санын киметә төшкәннәр. Айбатов КФХ,  «Сосновка», «Васильевская» шулар исемлегенә кергән. Ә менә  «Клементейкино», «Кичүчат», «Аппак»  хуҗалыкларында, киресенчә, уңай динамика күзәтелә.

Киңәшмә барышында савым арттыру юллары, хезмәткәрләргә уңай эш шартлары тудыру турында да сүз алып бардылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов юллардагы төзелеш эшләренең 10 ноябрьгә тәмамланырга тиешлеген ассызыклады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов социаль ипотека программасы буенча төзелүче йортлар буенча мәгълүмат җиткерде.

Киңәшмәдә Әлмәт җирлегендә тормышка ашырылырга мөмкин перспектив программалар турында да сүз  кузгатылды.

 Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте

 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International