Әлмәт эшмәкәрләре «Бизнес һәм хакимият” утырышында үзара фикер алышты

2016 елның 28 октябре, җомга

 Эшмәкәрләр белән очрашуда район башлыга Айрат Хәйруллин,  ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ТР прокуратура тарафыннан федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек итү буенча идарә җитәкчесе Ратмир Шәйдуллин һәм башкалар катнашты. 

– Әлмәтнең мөмкинлекләре зур. Ул Стартап 2017 башкаласы исеменә дә лаек булды.  Бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча әлмәтлеләрнең сораулары да 6 декабрьдә ТР Президенты катнашында советның киңәйтелгән утырышында бәян ителәчәк, - диде Тимур Нагуманов утырыш башында.

Айрат Хәйруллин да эшмәкәрләрне актив булырга чакырды, утырышның җитәкчелек белән арадашчылардан тыш кына турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудыруын билгеләп үтте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов Әлмәтнең биржа мәйданчыгындагы тәҗрибәсе белән уртаклашты

Район башлыгының инвестицияләр үсеше буенча киңәшчесе Ратмир Мәүлиев төбәктә булган  эшмәкәрлек буенча яңа проектлар белән таныштырды.


Ике сәгатьлек очрашу барышында  эшмәкәрләр сорауларын җиткерделәр, фикерләре белән уртаклаштылар. Тикшерүләрнең күплегеннән зарланучылар да булды.

Утырыш дәвамында фермер хуҗалыкларына субсидия алу мөмкинлекләре, теркәү палатасы аша милекләрне рәсмиләштерү, салымнар, яа инвестиөион проектларны тормышка ашыру чаралары  һәм башка мөһим темалар кузгатылды.

Эшмәкәрләр  планлы һәм планнан тыш тикшерүләрнең чамадан артып китүенә зарландылар.

Айрат Хәйруллин шәһәр инфраструктурасының зур үзгәрешләр кичерүен бәян итеп узды  һәм эшмәкәрләрне төзекләндерү кагыйдәләре белән танышырга чакырды.

Резеда Исмәгыйлева, Әлмәт муниципаль  районы матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International