27 октябрьдән алып 30 октябрьгә кадәр Россия һәм Татарстан мәктәпләрендә узучы бу бердәм дәрес киберкуркынычсызлыкны, балалар куркынычсызлыгын тормышка ашыруны күздә тота.
Агымдагы елда бердәм дәрес өченче тапкыр Россия Мәгариф, Элемтә министрлыклары, Интернет Үсеше Институты һәм башка дәүләт структуралары белән берлектә тормышка ашырылды.
Әлмәт районында бердәм дәрес барлык 60 гомуми белем учреждениесендә дә сыйныф сәгате, гомуми мәктәп чарасы буларак та уздырылда, ата-аналар комитетларын җәлеп итеп тә үткәрелде.
Бу чараны оештыруда сыйныф җитәкчеләре, информатика укытучылары, директор урынбасарлары актив катнашты.
Узган елда мондый эчтәлектәге бердәм дәрес буенча 10 нчы һәм 25 нче мәктәпләр югары нәтиҗәләр күрсәткән.