Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү көне кысаларында (29 октябрь) төрле декадниклар, семинарлар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, пациентлар һәм аларның туганнары белән очрашулар уздырылды.
3 нче Әлмәт шәһәр поликлиникасында һәм «Татнефть» медсанчастендә Сәламәтлек мәктәпләре оештырылды. Белгечләр йөрәк-тамыр авыруларының организмга ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында мәгълүмат бирделәр, инсульттан саклану юлларын ачыкладылар, үзеңне контрольдә тоту көндәлеген катнашучыларның барысына да тараттылар.
Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте