Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

2016 елның 28 октябре, җомга

30 октябрь -  сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Репрессия корбаннары, рәсми чыганакларга караганда,  10 млн нан артып киткән.

Әлмәт җирлегендә  репрессия корбаннарын Хәтер мәйданында искә алдылар. Чарада район җитәкчелеге, министрлыклар ведомстволары һәм идарә башлыклары, сәяси репрессия корбаннары, хезмәт ветераннары, укучылар катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Грушин үзенең чыгышында  репрессия корбаннарының илебез, республикабыз, шәһәребез тормышына керткән өлешен билгеләп узды, алар тарафыннан  завод-фабрикалар төзелүен, аларны онытырга хакыбыз юклыгын ассызыклады.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң,  репрессия корбаннары истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International