Онкология авырулары елы уңаеннан Әлмәт җирлегендә төрле чаралар уза.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге, онкология диспансеры һәм башка дәвалау учреждениеләре әлеге уңайдан авыл җирлекләрендә дә ветераннар Советы белән берлектә төрле чаралар оештырды. Мондый чара Габдрахман һәм Тайсуган авыллары җирлекләрендә дә үтте.
Гомуми практика табибе Гөлнәфис Абдулова һәм врач-онколог Рөстәм Газизов үзләренең чыгышларында дәвалану чараларының әһәмияте турында чыгыш ясадылар һәм һәркем үзенең сәламәтлегенә битараф булмаска тиешлегенә басым ясадылар.
Лилия Сабитова, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте