Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская дүшәмбе көнне Әлмәт районында киңәшмә уздырды.
Аның темасы – “Гражданнарның агымдагы ел дәвамында Татарстан Республикасының “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати хезмәтенә юллаган мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыру”. Очрашу барышында Әлмәт район эшчәнлегенә анализ ясалды. Гражданнарның төзекләндерү, юллар, подъездлар, торак йортлар ремонтлау, авыл урамнарын яктырту, чүп чыгару һәм башка мәсьәләләр буенча җибәргән гаризаларын үтәү эше турында сөйләшү алып барылды.
Район башлыгы Айрат Хайруллин: «Эшчәнлекнең төп мәгънәсе – уведомлениеләрнең чишелеш проценты, районның барлык структуралары да бу бурычны үтәргә тиеш, - дип белдерде.
Агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов таныштырды. Бу вакыт аралыгында “Халык контроле” нә 5466 уведомление кергән булган, шуларның 1835е чишелгән, 498ен чишәсе калган, ә калган 231 е кире кагылган. .
Марат Нилевич билгеләп узганча, күпчелек проблемалар республика программаларын тормышка ашыру нигезендә уңай хәл ителгән.
Сәрия Сабурская үз чиратында Әлмәт җирлегендә халык мәнфәгатен кайгыртып башкарылган эшләрнең чиксез зур булуын билгеләп узды, рәхмәтен җиткерде.
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина медицина өлкәсендә халыкка күрсәтелгән чаралар белән таныштырды.
Киңәшмә азагында Айрат Хәйруллин “Халык контроленең” әһәмиятен билгеләп узды һәм бу уңайдан башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсе район җирлегендә яшәүчеләрнең хакимият органнарына ышаныч белән карауларын дәлилли, дип ассызыклады.