Бүгенге көндә күпбалалы гаиләләргә төрле федераль һәм республика программалары аркылы дәүләт ярдәм итә. Шуларның берсе - өченче бала тугач җир участогы бирү. Әлмәттә 1600 күпбалалы гаиләләр дәүләт программасы ярдәмендә җир участокларына ия булдылар. Аларның күбесе өйләр төзеп бетерделәр. Әлеге гаиләләрне иң борчыган сорау - уңайлы керү юлларын булдыру. Түбән Мактама бистәсендә яшәүче купбалалы гаиләләр үзләренең проблемалары белән Әлмәт муниципаль районы башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. Әлеге сорауны район башлыгы Айрат Хәйруллин шәхси контроленә алды. Түбән Мактаманың өч урамнында 7 километрдан артык юл җирле карьерлардан вак таш белән түшәлде, әлеге эшләргә барлыгы 10 миллион 916 мең сум акча тотылды.
Бүген Айрат Хәйруллин ясалган юлларны карап, яңа микрорайон халкы белән очрашты. Әлмәтлеләр аңа рәхмәтләрен җиткерделәр. "Әле тагын 700 күпбалалы гаиләгә җир участоклары биреләчәк. Кешеләр төзелеп уңай яшәсеннәр өчен без тырышачакбыз", - диде Айрат Ринатович.