Әлмәтлеләр район башлыгы Айрат Хәйруллинга туры эфирда сорау бирә алачак

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

"Луч" телеканалында 1 ноябрь көнне 18:15 Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин белән туры эфир үтәчәк. Әңгәмәнең темасы - шәһәр үсеше һәм төзекләнүе.

Сорауларыгызны 27, 28нче октябрь көнне иртәнге 8.00 кичке 17.00 га кадәр 45-50-09 телефоны аркылы бирә аласыз. Шулай ук сорауларны туры эфир вакытында студиягә шалтыратып бирү мөмкинлеге дә тудырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International