Әлмәттә мобиль төркемнәр эре сулыкларны тикшерәчәк

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР ның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин чыгыш ясады.

Сезонның алышынуы төрле гадәттән тыш хәлләр китереп чыгарырга мөмкин, дип белдерде ул. Температура түбәнәю нәтиҗәсендә су объектлары боз белән каплана, шул сәбәпле, иң беренче чиратта балык тоту белән мавыгучылар куркыныч астына куела.

Алексей Песошин ассызыклап узганча, хәзерге вакытта Тукай районында югалган балыкчыларны эзләү дәвам итә. Коткару эшләренә МИ-8 вертолеты да җәлеп ителгән.

 «Сулыклардагы куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми. Бу эшне иң беренче чиратта мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан башларга кирәк», - диде Песошин киңәшмә барышында.

ТРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе начальнигы  Валерий Грезнев билгеләп узганча,  4 ноябрьдән шәһәр күле, сусаклагыч, Иске Михайловка һәм башка авыл җирлекләренең эре сулыкларына патрульлек итү оештырылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International