Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшырдылар

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

11 тапкыр “Рухият” фонды, язучылар берлеге һәм Әлмәт муниципалитет дәрәҗәле премияне язучы-шагыйрәләргә тапшыра. Шушы вакыт дәверендә 76 язучы аңа лаек булды инде. Быел лауреат исеменә «Ак бүре» шигъри җыентыгы өчен Әлфия Хаҗиәхмәтова, «Певчий кот» балалар шигырьләре җыентыгы өчен Борис Вайнер, «Ерактагы йолдызым» шигъри җыентыгы өчен Халисә Кузьмина (иҗади тәхәллүсе - Халисә Ширмән) лаек булды. Кызыксындыру премияләре «Слепая любовь» хикәяләр җыентыгы өчен Гөлфия Исхаковага, «Агымсу» шигъри җыентыгы өчен Рәвхат Имамиевка, «Хәят күгем» шигъри җыентыгы өчен Лениза Вәлиевага бирелде. Моннан тыш, дистәләгән яшь каләм ияләрен дә сәхнәдән алкышларга күмделәр. 

Әлмәт театр артистлары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композициядә шагыйрәнең бөеклеге тасвирланды. Аның шигырьләре һәм җырлары ул кичтә артистларга була янә халык күңелендә яңарды. Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева, «Татар моңы» халыкара бәйге лауреаты Ранис Габбасов та тамашага үзләренең моңлы җырлары белән аерым бер җылылык өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International