"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү үткәрелде

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Мондый даими рәвештә  халык белән аралашу  депутатларга оператив режимда булган проблемаларны контрольдә тотарга һәм   депутат эшчәнлеген халык фикеренә  таянып алып барырга этәргеч булып тора.

Бүген әлмәтлеләр белән РФ Дәүләт Думасы депутатыРинат Хайров  ярдәмчесе Денис Левинсон очрашты.

Ринат Шамильевичка  җир участокларын рәсмиләштерү, газлаштыру документлары буенча сораулар яңгырады һәм бик мөһим проблемалар буларак, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне хисаплау, югары тарифлар буенча  квартплата түләү, юллар һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр булды.

Депутатка "Гадәти булмаган балалар" иҗтимагый оешмасы рәисе  Андрей Сатыбалов  21нче мәктәп нигезендә аутист балаларны укытуны оештыру өчен педагогларга махсус ставкаларны  булдыру буенча мөрәҗәгать итте.

- Бүгенге көндә безнең  оешмада   25 төрле яшьтәге бала бар, шуларның 4 мәктәпкә йөри, аларга ресурс класс булдырылган, әмма укытучылар мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән.  Шуңа күрә без Ринат Шамиль улына мөрәҗәгать итәргә булдык, - дип шәрехләде ул үзенең мөрәҗәгатен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International