Әлмәттә "Казан ачык талантлар университеты 2.0" вәкилләре белән партнерлык очрашу узды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәттә  "Казан ачык талантлар университеты 2.0" белән Әлмәт муниципаль районы вәкилләре арасында партнерлык очрашу узды.

Бу инновацион университет кадрлар потенциалын үстерү өлкәсендә үсешне һәм республика икътисадының югары эффектив нигезен булдыру өчен  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган.

Очрашуда партнерлар вәкилләре, шәһәр төзүче предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, идарә, уку йортлары җитәкчеләре, шәһәр тренерлары,  дәүләт программасы остазлары һәм стажерлар катнашты. "Кеше капиталы  инновацион икътисад үсешенең мөһим факторы, хезмәттәшлек һәм гамәлгә ашыру" темасы буенча фикер алышу булды.

Университетның үзенчәлеге, яшьләргә һәм предприятиеләргә нинди мөмкинлекләр бирүе турында Казан ачык талантлар университеты 2.0" автономияле коммерцияле булмаган оешманың (АКО) башкарма директоры Айдар Акмалов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International