Җәмәгать тыңлауларында Әлмәт шәһәрендә православие гимназиясен төзү буенча документлар тикшерелде һәм төзү проекты расланды. Чарада Әлмәт епархиясең сәркәтибе протоиерей Иоанн Антипов катнашты. Ул гимназия проекты белән чарада катнашучыларны таныштырды. Җәмәгать тыңлауларында Пушкин ур., 49 урнашкан чиркәү территориясендә гимназия төзү расланды, дип хәбәр итә Әлмәт епархиясе матбугат хезмәте.