“Ягодная долина” базасында 100 гектар мәйданда агро-фертигацион парк ачу күздә тотыла.
Республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең витаминнарга бай яшелчә продукциясенә булган ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк агропаркның барлыкка килүе 100 дән артык кешене эш урыннары белән тәэмин итү, дигән сүз дә әле ул.
Проект кысаларында агробизнес белән шөгыльләнергә теләк белдергән эшмәкәрләр агротехника һәм тулай торак белән тәэмин ителәчәк. Моннан тыш аларга тәҗрибәле агроном белән киңәшләшеп эшләү мөмкинлеге дә тудырыла.
Актив һәм киләчәккә ышаныч белән караучы эшмәкәрләрне әлеге уникаль проектта катнашырга чакырабыз.
Проектта катнашу буенча түбәндәге адреска мөрәҗәгать итәргә: 423450, ТР, Әлмәт шәһәре, . Ленин урамы, 39 нчы йорт, ӘМР башкарма комитеты, 125 нче бүлмә, телефон: 8(8553)32-83-73, E-Маil:Ratmir.Mavliev@tatar.ru