Әлмәт районы авылларга һәм халык талантларына бай

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Авыл җирлекләрендә  иҗат отчетлары дәвам итә, 18 октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр 11 мәдәни-ял итү учрежденияләре: Кичуй, Сиренькино (Кителга авылы клубы), Җирсубай, Иске һәм Яңа  Суркино, Бишмунча, Урсалы, Новоникольск, Новотроицк, Борискино хисап тотты.

Кичуй мәдәният йорты "Минем Кичуй – минем Ватаным" дигән видеоролик күрсәтте,  Людмила Кувшинова, Роман Туманов, "Рябинушка"халык ансамбле, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, гомуми белем бирү мәктәбе хоры чыгышы, "Горенка" вокаль ансамбле дебюты, фотоэшләр күргәзмәсе концертны тамашачыга  күпкә аңлаешлы итте һәм төрлеләндерде.

Сиренькино мәдәният йорты  иҗади программасын  авыл осталары эшләре күргәзмәсе һәм  "Талантлы куллары" декоратив-гамәли сәнгать клубы эшләре белән ачып җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International