Әлмәт көрәшчеләре җиңү белән кайтты

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

СССРның спорт мастеры А.С.Нуруллин истәлегенә багышлап Чистайда грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры үткәрелде.

Төрле төбәкләрдән җыелган 256 көрәшче арасында Әлмәтнең СДЮСШОР ыннан 44 шәкерт катнашты. Әлмәтлеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз үлчәү категорияләрендә Рамил Мурзаханов һәм Азимджон Давронов, Бикбулат Биктәшев I урын яуладылар. Алардан тыш тагын дүрт әлмәтле көмеш һәм бронза медальләренә лаек булды.

Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International