Меңләгән әлмәтлеләрнең җәмәгать транспортыннан - автобуслардан, троллейбуслардан, маршруткалардан файдалана.
Кызганычка каршы, барлык кешеләргә рейс ешлыгы, түләү суммасы, уңайлыклар һәм тәкъдим ителә торган сервис канәгатьләндерми. Бу хәлне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге бармы? Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәге экспертлары әлеге хәлне пассажирлар үзгәртә ала ди. Иң мөһиме, кул кушырып утырып көтәргә кирәк түгел, ә үзләренә тырышырга кирәк..
Транспорт ситуациясен үзгәртү, аны тагын да яхшырту өчен, Аналитик үзәге Рәсәй буенча пассажирларны сораштыру үткәрә. "Әгәр дә без транспорт хәлен яхшыртырга телибез икән, пассажирларга уңайлыклар тудыру өчен без аларның фикерен белергә тиешбез, - дип сөйли Аналитик үзәк җитәкчесе урынбасары Светлана Ганиева. – Җәмәгать транспортыннан файдаланучылар үз фикерләрен www.опрос-пассажиров.рф.сайтында октябрь ахырына кадәр калдыра ала.