Киңәшмә башында район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ильнур Гыйлемхановны һәм архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе вазиваларын башкаручы Резида Львованы туган көннәре белән котлады.
Айрат Ринатович билгеләп узганча, 2015 ел нәтиҗәләре буенча, Әлмәт шәһәре Россиянең иң төзек шәһәре” исеменә лаек булган.
Алга таба узган атнага йомгак ясалды. «Нефть. Газ. Энерго. Химия. Экология. Промышленная безопасность - 2016» юбилей күргәзмәсе, Адлер укулары, Иннополиста булган халыкара форум һәм башка күп кенә чараларга тукталды.
Киңәшмә барышында Әлмәт троллейбус идарәсе директоры Владимир Осин, реклама һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Эльдар Галимов, мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов чыгышлары тыңланды.
Дмитрий Садетдиновның чыгышын ассызыклап , Айрат Хайруллин Әлмәттә технопарк булачагын бәян итте.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте