Мөмкинлекләре чикләнгән Әлмәт гражданнары «кайнар линия»гә шалтырата алалар

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында инвалидларның хокукларын яклау, аларны реабилитация өчен техник чаралар белән тәэмин итү буенча 25 октябрь көнне 9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» телефоны эшләячәк. Сорауларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Социаль иминият фондының региональ бүлеге һәм Татарстан Республикасында медик-социаль экспертиза бюросы вәкилләре җавап бирәчәк, бәхәсле ситуацияләрне чишәргә ярдәм итәчәк. Телефоннар: 8 (843) 236-89-15, 8 (843) 236-40-17, 8 (843) 236-40-62. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International