Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бәйрәм оештырдылар

2016 елның 23 октябре, якшәмбе

 «I  пляж» рестобары идарәчесе  А.В. Гундерин билгеләп узганча, чараның төп максаты – тормышыбызны мәрхәмәтлерәк итү, балаларга һәм аларның әти-әниләренә бәхет өләшү. “Алар безгә ышанырга тиешләр: без һәрвакыт ярдәмгә киләчәкбез”, - дип белдерде ул.

Бәйрәмне оештыручыларга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде.  «Рәхмәт сезнең барыгызга да! Мондый чаралар балаларга әйләнә-тирә мохитта яраклашырга мөмкинлек бирә. Балаларның йөзендәге елмаю – бәяләп бетерә алмаслык шатлык”, - диде җиде яшьлек Андрейның әнисе.

Чарага 30лап бала килгән иде. Сабыйларның йөзендә елмаюлар күрү һәм балаларның шатланып көлүләрен ишетү күңелләрдә якты истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International