Бүген Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшьләр үзәгендә "Әтиләр советы" иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән матбугат конференциясе узды.
1 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада Әтиләр советы эшчәнлеген иң актив алып барган мәктәпләр арасында бәйге игълан ителде. Әлеге республикакүләм чарада безнең районнан 10, 18 һәм 21 нче мәктәп, шулай ук 1 нче гимназия советлары үзләрен сынап караячак.
Журналистлар өчен оештырылган түгәрәк өстәлдә тагын бер яңалыкка тап булдык - соңгы елларда иҗтимагый әти төшенчәсе хәтта модага кереп киткән.
- Әтиләр - алар бөтен шәһәрнең көче һәм куәте. Әгәр мәктәп эшчәнлегендә һәм проблемаларын хәл итүдә әтиләрнең катнашуын тойсак, без моның уңай нәтиҗәсен шунда ук күрәчәкбез. Республика бәйгесенә үзләрен тәкъдим иткән менә бу мәктәпләрдән башка мәктәп советлары да үрнәк алсын иде, - диде тәрбия эшләре буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Римма Хәлимова.