Әлмәтлеләр «Топ-500» табиблар арасында

2016 елның 21 октябре, җомга

Россиядә беренче тапкыр терапевтлар рейтингы төзелгән.

Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина журналистлар белән очрашуында әлеге бәйсез рейтингның үлем-китем, шифаханәдә ятып дәвалану, диспасеризация узучылар, ашыгыч медицина ярдәме чакырулары санына нигезләнүен әйтте. «Топ-500» табиб-терапевтлар арасында Әлмәттән дә ике белгеч кертелгән. Болар – үзәк район шифаханәсеннән Елена Муллина һәм Ираида Лозинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International