Татарстанда торак төзелеше һәм авыл хуҗалыгы тармагы сорауларын тикшерделәр

2016 елның 21 октябре, җомга

Киңәшмәне видеорежимда ТР Президенты Рөстәм Миннеханов алып барды. Ел башланганнан бирле Татарстанның төзелеш тармагында 26 бәхетсезлек очрагы булган, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30%ка ким. Һәлак булу очраклары 5кә кимегән, авыр очраклар – 7гә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 мең 283 тикшерү уздырылган, 16 млн. 70 мең сумлык 422 карар чыгарылган.

«Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 675 әгъзасына тикшерү уздырылган. 

Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 734 йортта тәмамланган. Шулардан 239 күп фатирлы йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан кабул итеп алынган.

 «Беренче чираттагы бурыч – йортларны төзеп бетерергә кирәк. Кешеләр белән бәхәсләшеп торуның фәтвасы юк. Хәл ителешен табыгыз, кирәк дисәгез – подрядчикларны алмаштырыгыз. Әмма торакны тапшырырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, узган атнада Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре 8 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендерен җыйдылар. Барлыгы 2,1 млн. тонна продукция алынган, уңышлылык - 361 ц/га. 5 мең гектар җирдә уңышны җыясы дар әле. 

Николай Титов аеруча Зәй районына игътибар итте, анда уңышлылык - 418 ц/га, 500 мең тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган - районнар арасында иң зур күрсәткеч. Алдынгы районны Татарстан Президенты котлады. 

Моннан тыш, ел ахырына кадәр республикада 14,5 мең гектар җирдә бөртеккә кукуруза һәм 17 мең гектарда көнбагыш җыясы бар. 

Н.Титов сүзләренчә, кыр эшләре тәмамлангач, бөтен техника ГОСТ буенча кышкыга саклау урынына куелырга тиеш. 

Инженер хезмәтләренә куелган төп бурычлар арасында  - катлаулы техниканыэ җитешсезлекләрен билгеләп, ташламалар буенча запас өлешләрне алуга заказлар урнаштыру. Министрның беренче урынбасары искәрткәнчә, яз якынлашкач, техниканың запас өлешләренә бәяләр 20-30 процентка арта. Шуңа күрә бу эшне кыска вакытта башкарырга кирәк. Ел саен республика ремонт эшләре һәм запас өлешләргә 4 млрд. сум акча сарыф итә. 

Киләсе елга кадәр 11 мең трактор, 3 мең ашлык җыю һәм 800 азык җыю комбайннарын, 6 мең чәчкеч һәм 6 мең культиватор һәм башкаларны ремонтларга кирәк. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, эксплуатация, техник хезмәт күрсәтү, кышкыга консервацияләүгә зур күләмдә акча кирәк. Шуңа күрә акчаны саклау өчен бөтен чаралардан да файдаланырга кирәк. 

Тр Президенты шулай ук ассызыклаганча, МТП хезмәткәрләренә тиешле шартлар булдыру зарури, аерым алганда, эш урыннарын җылылык белән тәэмин итү.

Ахырда Н.Титов ТР Президенты йөкләмәсе буенча республиканың 18 сөт трейдерлары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелүе турында хәбәр итте. Киңәшмәдә сөт бәясен формалаштыру турында сөйләшкәннәр. 

Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына аена ике кат сөткә яраклы бәяләрне билгеләргә йөкләде. Әмма барысы да уйланып эшләнергә тиеш, дип искәртте ул. 

"Сөт трейдерлары - шундый ук эшкуарлар, аларны кысарга кирәкми. Алайса, сөт алучы булмый. Без үзебезнең артык каты таләпләребез белән сатып алулар ситсемасын бозарга да мөмкин, ә ул күп еллар дәвамында формалашкан. Әгәр дә трейдер тиешле регламентлар кысаларында эшли икән, аңа киртәләр куярга кирәкмәс", - дип йомгаклады ТР Президенты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International