Әлмәтлеләр хаҗга юллама ота ала

2016 елның 21 октябре, җомга

Коръән укучылар арасында республика Диния назәрәте бәйге игълан итә.

Бәйге ике номинациядә узачак: “тилява” һәм “хифз”. Беренче этап район мөхтәсибәтләрендә узачак, аннан төбәкләрдә, финал исә Казанда узачак.

Беренче урын алучы хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын алучы кече хаҗга барачак. Сайлап алу туры Әлмәттә 30 октябрьдә Үзәк мәчеттә узачак. Башлана 9: 00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International