Әлмәт Стартап-башкаласы рейтингында - беренче

2016 елның 21 октябре, җомга

 

Мәгълүм булганча, җиңү яулаган шәһәр 2017 ел дәвамында стартап башкаласы исемен йөртәчәк һәм конкурсантлар төрле өстенлекләргә ия булачаклар.

Инновацион технологияләрне үстерүне исәпкә алганда, Әлмәт өчен бу җиңү бик мөһим.

2017 елда “Сколково” территориясендә “Татнефть” нең фәнни-техник үзәге урнаштырылачак. Әлмәттә “Кванториум” балалар технопаркын булдыру күздә тотыла.

 

IT  Мәгариф проектлары нефть башкаласында быелдан тормышка ашырылды инде. "Дай5!" проектында 5000ләп мәктәп укучысы катнашты.

 

  "Дай5!" финалы лидерлары район башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә  "Сколково"технопаркына барып кайттылар, нәкъ менә шушы балалар Әлмәт өчен тавыш бирүне күтәреп чыктылар.

 

Әлмәттә шулай ук  Шелест Венчурз фонды булдырылды – бу дөньядагы иң беренче  микровенчур фонд, ул мәктәп укучысы Денис Шелест тарафыннан уйлап табылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International