Әлмәттә VIII Адлер социология укулары старт алды

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Быелгы фәнни-гамәли конференция Татарстанда нефть һәм газ югары белеменең 60 еллыгы һәм Әлмәт дәүләт нефть институтының 60 еллыгы кысаларында уза. Фәнни дискуссияләр мәйданы итеп “Татнефть” җәмгыятенең кадрлар әзерләү үзәге сайланды.

Лев Адлер исемен йөртүче әлеге чарада район башлыгы, социология фәннәре кандидаты  Айрат Хәйруллин,Әлмәт нефть институты ректоры Роберт Нургалиев, “Татнефть” нең яшьләр комитеты рәисе Ренат Мамин,, галимнәр, интеллигенция вәкилләре, төрле эзләнү оешмалары  һәм уку йортлары белгечләре һәм башкалар катнашты.

Айрат Хәйруллин аудитория алдында ясаган чыгышында Лев Адлерның Әлмәт нефть институы һәм гомумән нефть тармагына керткән өлешенең чиксез зур булуын әйтеп узды.

Социология фәне миңа бик якын, чөнки ул турыдан-туры җәмгыять белән бәйле һәм хакимият өчен көнүзәк тема булып тора, - дип ассызыклады Айрат Ринатович.

Район башлыгы коррупциягә каршы көрәш, инфраструктура, сәламәтлек һәм тәрбия кебек мөһим мәсьәләләргә тукталып китте һәм үз фикерен әйтте. Әлмәт нефть институының яшьләргә нефть өлкәсендә биргән белеменең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп китте.

Барлык чыгышлардан соң, социология фәннәре үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр.

Заманча технологияләрнең, ярдәмчел җиһазларның яшьләрне тәрбияләүдә булган йогынтысы, социаль чынбарлык һәм башка темалар турында бик кызыклы дискуссияләр башланды. Аларда район башлыгы үзе дә бик актив катнашты. Конференциягә нәтиҗәләр 21 октябрь көнне ясалды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International