Шушы көннәрдә “Луч” телекомпаниясенең яңа проекты дөнья күрде. Ул сәламәтлек идарәсе белән берлектә тормышка ашырылды.
Тамашачылар белгечләрнең киңәшләренә колак салырлар, сәламәтлекләренә игътибарлырак булырлар, дигән фикердән чыгып эшләнгән әлеге проект айга ике мәртәбә эфирга чыгачак.
Беренче чыгарылышта медицина белгечләре иммунитетны ныгыту, ә икенчесендә - ВИЧ һәм СПИД тан ни рәвешле тест узарга мөмкин булуы турында мәгълүмат алдылар.