Әлмәтлеләр җиңү белән кайтты

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Спорт акробатикасы буенча Р.Хафизов истәлегенә үткән Бөтенроссия турниры әлмәтлеләр өчен уңышлы тәмамланды.

260 акробат арасыннан төрле программалар буенча парлап чыгыш ясаган Виктория Бекерова һәм Элина Галиева, Наилә Гарифуллина һәм Дарья Балобанова, катнаш парлардан Валерия Зеленская һәм Самат Гарифуллин II, Рената Хәбибуллина һәм Аделя Малышева III урын яуладылар. 
Грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә 2001-2002 елгы үсмерләр арасында узган ярышларда Адель Сираҗетдинов алтын, Максим Хәйретдинов көмеш, Азат Хәсәншин бронгза медальгә лаек булдылар. Алар хәзер Россия беренчелеге финалында чыгыш ясарга тиешләр.

Чыганак "Әлмәт таңнары" газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International