Әлмәттә Татарстан нефть тармагына зур өлеш керткән Валентин Шашинның тууына 100 еллыкка багышлап XV халыкара махсус күргәзмә ачылды.
Анда Россия һәм чит илнең 47 шәһәреннән 97 делегация катнашырга теләк белдергән. Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть»ААҖ баш инженеры Наил Ибраһимов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Чыгыш ясаучылар күргәзмә оештыруның технологик яңалыклар, яңа идеяләр белән уртаклашу, казанышларны бәян итү, ике як өчен дә кулай контрактлар төзү мөмкинлеге бирүен билгеләп үттеләр.