13 ел эретеп ябыштыручы булып эшләүче алтын куллы егет кечкенә улын сөендерер өчен могҗиза тудырырга була.
- Быел Әлмәттә велоюллар салына башлагач, ничектер илһамланып киттем. 5 яшьлек улым Кәрим дә миңа весосипед ясап бир дигәч, ике дә уйламыйча четерекле, әмма кызыклы эшкә тотындым. Һәр көнне эштән соң калып, беренче велосипедны берничә көн эчендә үк ясап бетердем, - дип сөйли өч бала атасы Илнур Динмөхәммәтов.
Яшь әниләр өчен шәһәр буйлап йөрергә уңайлы булган икенче велобайк исә соңрак ясала. Аның өчен Илнурга өр яңа балалар велосипеды сатып алырга, тәгәрмәчләрнең зуррагын куярга туры килә. Хәтта кайбер җиһазларны Чаллыдан ук барып ала ул. Шулай итеп «Кәрим 2» велосипеды шактый саллы бәягә барып төшә- хезмәтне санамаганда гына да 12 мең сум акча китә аңа!
Хактан да, җиңел һәм уңайлы килеп чыккан икенче велобайк. Аны матуррак итәр өчен тимерләрнең дә юкаррагын сайларга, утыргычларны махсус бизәкләргә туры килгән. Аның бу «могҗизасы» белән инде район җитәкчелеге дә кызыксынган. Илнурга мобильле гаилә велосипеды ясарга тәкъдим иткәнннәр.
Чыганак: "Әлмәт таңнары" газетасы