Велосипед ярдәмендә тормышны яктырак итеп, онытылмас мизгелләр булдырып, сәламәтлеккә зур файда китереп була. Автомобиль яки иҗтимагый транспортка караганда велосипед белән шәһәрнең бер ноктасыннан икенчесенә барып җитү күпкә тизрәк була.
Әлмәт шәһәрендә уңайлы велосипед юллары тозелү сәбәпле ике тәгәрмәчле транспортны үз итүчеләр күбәеп бара. Шуларның берсе - «Альметьевские моржата» исемле яшьүсмерләр клубы җитәкчесе Сергей Игнатьев. Ул балалар белән шәһәр буенча велосипедда еш йори. "Мин үзем дә эшкә һәм эштән велосипед белән кайтам. Шәһәребездә велосипед юллары төзелү сәбәпле бу төр транспортта йөрү өчен барлык уңайлыклар да тудырылды", - диде ул. Быел ул җитәкләгән клубка спонсорлар тарафыннан 15 велосипед бүләк ителде, шулай итеп хәзер балалар белән туристик маршрутларга чыгып шәһәр белән танышып, кыр-урманнарга чыгу мөмкинлеге дә тудырылган.