Кичә “Наше время-Безнең заман” эшләүче яшьләрнең IV Республика иҗат фестиваленең төбәк этабы концерты узды.
Инде дүртенче ел рәттән республиканың иң талантлы яшь эшчеләрен (18 дән 35 яшькәчә) бер сәхнәгә җыеп, зур бәйрәм оештыру матур бер гадәткә әверелде. Башта яшьләр төбәкләрдә чыгыш ясый. Сайлап алу турлары Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Казан кебек шәһәрләрдә уза. Аннан иң-иң дип табылган коллективларны Казанда узачак гала-концертка чакыралар.
Үткән елны сайлап алу турында безнең коллективлар үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткән иде. Быелгысына әлмәтлеләр тагын да ныклы әзерлек белән килгәннәр. Гадәттәгечә “Әлмәт торба заводы” яшьләренә афәриннән башка сүз юк. “Татнефть” ААҖ коллективы да ел саен үзгә һәм көчле чыгышлары белән сокландыра.
Командалар “Вокал”, “Ансамбль”, “Хореография”, “Минута славы” номинацияләрендә чыгыш ясады. Әлмәттән шактый оешма яшьләре Казанда узачак гала-концертка чакыру алды.