Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.
Утырышта шулай ук Татарстан җитәкчелегеннән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Илдар Халиков катнаша, анда шулай ук республика прокуратурасы вәкилләре, министрлыклары, ведомстволары һәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, муниципалитетлар җитәкчеләре булды.
“Көнкүреш коррупциясе проблемасы бар, моны Татарстанның икътисади мониторинг комитеты уздырган тикшеренүләр дә раслый. Бүгенге утырыш темасы көнкүрештә коррупцияне, ә ул халыкның барлык катламнарына да кагыла, мөмкин кадәр киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар әзерләүгә нисбәтле”, - дип хәбәр итте ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Иван Гущин.
Көнкүрештәге коррупциянең аруты күзәтелгән. Тугыз айда көнкүреш коррупция дәрәҗәсе гомуми санда 40 процент тәшкил иткән. Җинаять билгеләре мәгариф, медицина һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә күренгән. Инвалидлык бирү өчен ришвәт алу, медицина ярдәме күрсәтүдә, хәрби хезмәттән азат итү – медицина тармагына хас хокук бозулар. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге тема буенча районда ведомствоара комиссиясе төзү кирәклегенә күрсәтте.