Рөстәм Миңнеханов Әлмәтнең Казан кафедраль соборында булды

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Әлмәткә килде. Кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруына багышланган тантаналы чарадан соң ул Казан кафедраль соборында булды.

Нефтьчеләр башкаласының иң матур урынында урнашкан Храм комплексы – Идел буендагы иң зурларның берсе. Биредә чиркәүдән тыш, якшәмбе мәктәбе, трапеза бүлмәсе, кухня һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан. 

Казан кафедраль соборын төзүне «Татнефть» компаниясе финанслаган.

Соборны караганда руханилар соборны бизәүдә финанс ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Татарстан Президентын Әлмәт мунициципаль районы башлыгы  Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм башкалар озата йөрде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International