Әлмәттә Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган бәйрәм чаралары булып узды. «Нефтьче» мәдәният йортында узган тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Иң беренче сәламләү сүзе белән Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.Ул кече компанияләрнең үсешендә “Татнефть” кебек олы компанияләрнең роле зур булуын ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында республикадагы истәлекле көн - Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 млн. тонна нефть чыгару көне белән котлады, КНКнең калдык ресурсларны нәтиҗәле куллануны тәэмин итүләре турында ассызыклады. Хәзерге вакытта илдә чыгарылучы нефть күләмендә кече нефть компанияләре өлеше 3,8 %. Тәшкил итә. Бу күрсәткеч 1996 елдан 10 процентка арткан.