Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Әлмәттә дә авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Экологик яктан чиста азык – төлек белән халыкны тәэмин итү өчен бу бик кулай чара. Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш визиты белән Әлмәттә килде һәм иртәнге якта “Торговый двор” сәүдә үзәгендә оештырылган авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсенендә булды. Биредә ул сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, нинди проблемалар борчуы хакында сорашты. Фәрит Хәйруллович мондый ярминкәләрнең халкыны азык – төлек белән тәэмин итүдә бик отышлы чара булуын ассызыклады, Әлмәттә әлеге вакыйгадан зур бәйрәм ясауларын, эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде.