Әлмәт мөдирләре сынатмаган

2016 елның 14 октябре, җомга

Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре арасында үткән X республика һөнәри бәйгесе дә әлмәтлеләргә куаныч алып килде.

Быел бәйгедә катнашырга республиканың 16 муниципаль районыннан 4 заявка кергән булган. Экспертлар советы финал этабына иң яхшы 30 программа һәм проектны сайлап алган. Әлмәт данын биш яшүсмерләр клубы мөдире яклаган. «ТР яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы җитәкче» номинациясендә мактаулы II урын «Искра» яшүсмерләр клубы мөдире Людмила Ярославлевага, Ш урын «Буровик» мөдире Сәгыйдә Мәүлетбаевага бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International