Экологияне яхшырту максатыннан Әлмәт тулысынча көнкүреш калдыкларын контейнерлар аша чыгаруга күчте. Предпрятиеләрдә шулай ук калдыкларны селектив ќыю оештырыла. Шәһәрдә пластик шешәләр ќыю өчен 100, макулатура өчен 51, ашамлык калдыклары өчен 70 контейнер урнаштырылда.
Калада даими рәвештә төрле акцияләр һәм чаралар оештырыла. Тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплек базларын бетерү, аларны булдырмау юнәлешендә эш алып барыла. Экологик ситуацияне яхшырту максатыннан узган ел 11 мең, быел 5 мең төп агач утыртылган.