2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән гамәлгә куелган "Бәләкәч" программасы кысаларында нефтьчеләр башкаласының яңа микрорайонында 22 нче "Алсу" балалар бакчасы ачыла. Агымдагы елның 30 октябрендә баланың сәләтен үстерү үзәге оешуына 5 ел тулуны билгеләп узачак.
Бүгенге көндә "Алсу" балалар бакчасы - Әлмәтнең мәктәпкәчә белем бирү системасында лаеклы урын алып торучы алдынгы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе. Биредә 302 бала тәрбияләнә, төрле яшьтәгеләр өчен 7 төркем эшли. Тагын бер кызыклы факт, быел тупланган 2-3 яшьлекләр төркемендә тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге күп балалы гаиләләрдән.
Оешуының беренче көннәреннән башлап бакча белән Лилия Төхбәтуллина җитәкчлек итә. Әлеге эшлекле ханым бер мандатлы сайлау округыннан инде икенче тапкыр шәһәр Советына депутат итеп сайлана. Коллективта үз хезмәтен яратып һәм иҗади якын килеп башкаручы 34 педагог эшли. Аларның барысы да югары белемле. Җитәкче буларак, Лилия Фоатовна коллективның яшьләр белән тулылануын игътибар үзәгендә тота, 35 яшькә кадәрге тәрбиячеләр коллективның 19 процентын тәшкил итә.
"Эшне тиешле югарылыкта алып бару өчен, хезмәт коллективында буыннар арасында дәвамчанлыкны саклау кирәк, дип саныйм. Өлкәннәр үзләренең тәҗрибәләре, яшьләр заманча фикерләве, креатив булулары белән үзенчәлекле. Тәрбия эшендә алтын урталыкны таба белү мөһим," - ди бакча мөдире.
Бакча хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләре - аларның төрле бәйгеләрдә җиңүләре. Лилия ханым Төхбәтуллина үзе (2011 ел), тәрбиячеләр Наталья Бочкарева(2011ел) һәм Ирина Булгакова(2012 ел) Әлмәт муниципаль районы башлыгының Грантына ия булалар. Бакчаның музыка җитәкчесе Айгөл Батдалова "Ел тәрбиячесе-2014", Жанна Димеева "Ел тәрбиячесе -2015" бәйгесенең муниципаль этабында җиңүче булып танылалар. 2014-2015 уку елы нәтиҗәләре буенча "Алсу" баланың сәләтен үстерү үзәге республикакүләм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" буларак танылып 1 млн сумлык грантка ия була. Лилия Фоатовна сүзләренә караганда, бу бакчаның материаль - техник базасын ныгытуда зур ярдәм була. Әлеге акчаларга уенчыклар, интерактив такталар, проекторлар, экраннар алына.
Шунысы игътибарга лаек, "Алсу" балалар бакчасы 5 ел дәвамында Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы приказы нигезендә ФГОСны гамәләгә кертү буенча база мәйданы булып тора. Бакчаның барлык тәрбиячеләре дә Казанда махсус курслар узып кайталар, яңача эш алымнары, заманча методларны гамәлгә кертү, практикада куллану буенча балалар бакчасында даими рәвештә семинарлар, укулар үткәрелә. Бакчаның татар теле укытучысы Гүзәл Зарипова 2 ел дәвамында УМК программасы кысаларында тьютор вазифасын башкара, шәһәрнең рус телле тәрбиячеләренә татар теле өйрәтә. Узган елда гына да республика һәм муниципаль югарылыкта оештырылган 15 чара үткәрелгән биредә.
22 нче бакчада яшь буынга заман таләпләре буенча белем һәм тәрбия бирүне төп максат итеп куялар. Төркемнәрдә балалар өчен татар һәм инглиз теле дәресләре алып барыла, "Беренче робот", "Күңелле карандаш", "Оста куллар" түгәрәкләре, "Аистенок" (психологик), "Логопед" төркемнәре эшли. 1-3 яшьлек балалар өчен оештырылган "Әни белән бергә" адаптация төркеме яшь әниләр арасында зур ихтыяҗ белән кулланыла.
Бүгенге мәгариф системасында иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе - балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасындагы дәвамчанлык. Бу юнәлештә дә бакча иң актив эшләүчеләрнең берсе. Коллектив Әлмәтнең 24 нче мәктәбе белән тыгыз бәйләнештә яши. Быел татар төркемендә тәрбияләнеп чыккан 18 бала Риза Фәхреддин исемендәге гимназиягә укырга кергән.
Тәрбия эшеннән тыш "Алсу" балалар бакчасы коллективы шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Агымдагы елның май аенда узган велосипедчылар парадында алар бер юлы ике номинациядә - "Иң матур бизәлгән велосипед" һәм "Иң оригиналь велопарад костюмы"нда беренче урынны алалар. Күптән түгел генә шәһәрне гөрләткән нефтьчеләр бәйрәмендә 22 бакча коллективының чәчәкләрдән үрелгән панносы да күпләрне сокландырган.
Шундый коллектив биредә, профессиональ осталыкларын, талантларын, матурлыкка булган омтылышларын бергә кушып дус һәм тату эшлиләр, югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
"Максатыбыз - муниципаль районның иң алдынгы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өчлегенә керү. Тәрбияле һәм гыйлемле балаларны күбрәк тәрбияләү, санга түгел, нәтиҗәгә эшләү, - ди Лилия Төхбәтуллина.
Мактауга лаек омтылыш. Коллективка уңышлар телибез.
Фәрдия Хәсәнова