Кичүчатта яңа ай

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Туган як, туган төбәк, туган авыл. Кешелек, зур калалардагы цивилизация - һәммәсе дә кечкенә генә бер авылдан башлангыч ала. Адәм баласын зур дөньяга чыгара, кшегә иман байлыгы, җан тынычлыгы, күңел сафлыгы бирә.

Әллә кайларда күп эшләр, зур уңышлар, дан-шөһрәт куып керләнеп беткән җанны сафландыра. Кендек каның тамган туган нигез, әби-бабаңның, әти-әниеңнең мәңгелек йорты, туган-тумача, күше-тирәнең үз итеп дәшүе өзелгән өметләрне ялгап җибәрә. Ахыр чиктә, мәңгелек йорты булып бакыйлыкка үзенә сыендыра.

Кемдер авылын читтә сагынып гомер итә, ә кемдер шунда яши, хезмәт итә, тир түгә. Хәләл көче, гадел хезмәте белән шул авылны бизәп, матурлап яши.

Бөтен мөселман дөньясына билгеле шәхес Ризаэддин Фәхреддинне биргән Кичүчат авылы районда гына түгел, Татарстанда билгеле төзек, матур авылларның берсе. Нефтьчеләр ярдәме белән өр-яңадан туган, төзекләнгән авыл андагы көнкүреш биналары, төзек юллары белән генә түгел, анда туып яки шунда яшәп күркәм эшләр башкаручы уңган-булган кешеләре белән дә матур. Милли татар журналистикасында һәм милли сәясәт тарихында үзенең лаеклы урынын калдырган Казан дәүләт университеты доценты Тәлгать Миңнебаев, галәм киңлекләрен өйрәнүче булачак                               космонавтларның "әтисе", фән кандидаты Айдар Бикмучев, Әфганстан туфрагында башын салган Нәсих Кәримовлар шушы авыл һавасын сулап, шушы туган җирнең бәпкә үләнен таптап үскән егетләр. Алар гына түгел, җир эшкәртеп илгә икмәк биргән, сыер сауган, чөгендер үстергән, балаларга белем һәм тәрбия биргән, киләчәк буын өчен иман нурын саклап калган авылдашлар бик күп.

Быелның җәй башында авылга яңа сулыш, авыл пейзажына яңа буяу, яңа төсмер өстәп Чагыл тау башында ярым ай барлыкка килде. Бик күпләрне гаҗәпләндереп кенә түгел, хәйран калдырып авыл өстенә сары ай күтәрелде.

Сабан туена килүче халыкны ул көнне балкып яңа ай каршы алды. Мәйданны узып, һәркем тау өстенә, айны карарга менде. Әлеге яңалык авыл халкында да, кунакларда да зур кызыксыну уятты. Барысына да бик ошады. Һәркайсы берәмләп тә, гаиләләре белән дә Кичүчат ае янында рәсемгә төште. Кичкә айга таба такыр сукмак түшәлгән иде.

Җәйнең кыска аяз төнендә ярым ай серле бер кара силуэт булып авылга ниндидер бер серлелек биреп тора. Көндезләрен кояш яктысында сары балкыш белән ялтырап торса, көзге сүрән яктылыкта ярым ай ап-ак булып балкый.

Урыслар яшәгән шәһәр-авылларга барып кергәндә агачтан, таштан ясаган зур тәреләр каршы алуга без никтер бер дә гаҗәпләнмибез. Урыс булгач, тәресе булыр инде, дип кенә карыйбыз. Ә менә мөфти хәзрәтләре туган татар авылының тау башына ярым ай куюны ошатмаучлар да булды. Әлбәттә, һәр яңалык шулай каршылык тудыра. Шулай да, кайберәүләр үзләрен бик тә гыйлем ияләренә санап, "бу төрек ае", "яңа ай түгел, иске, бетә торган ай куйганнар", "кыйблага карамаган" дияргә, изге гамәлдән кер эзләргә тырыштылар. Югыйсә, тау башына куелган айның намаз-гыйбадәткә бер катнашы юк, һәм булуы мөмкин дә түгел. Бу очракта пәри башка, җен башка. Ләкин, ничек булуга карамастан, халык яратып кабул итте айны. Тик һәркемдә, кем куйдыртты икән, кемнең эше икән дигән сорау туды.

Бу сорау мин фәкыйрегезне дә кызыксындырды. Шул сорауга җавап эзләп мин Кичүчат үзидарәсе башлыгы Равил Шәйхетдинов янына кереп чыгарга булдым. Равил әфәнде мине елмаеп, бик җылы каршы алды. Сөйләшү барышында әлеге матур яңалыкның башында "Кичүчат" хуҗалыгы җитәкчесе Җәлил Әхмәдулла улы торганлыгы, аның тырышлыгы икәнен бик тәфсилләп сөйләп бирде. Чагылтау башына куелган ярым айның авыл өчен яңа бер символ-билге буласына, күренекле шәхесләр биргән авылга килгән кунакларны ерактан ук сәламләп каршылавына ышанычын белдерде.

Шулай да, ай куюның сәбәбен ачыкларга минем Җәлил әфәнденең үзен күреп сөйләшергә булдым. «Аның әллә ни сере юк», диде ул, җитди йөзенә елмаю сызыклары сызып. «Чечен республикасының башкаласы Грозный шәһәренә кергәндә кунакларны шулай ай каршы ала. Шуңа күрә, күптән шундый теләк белән йөри идем. Татар халкы, иманлы халык яшәгәне ерактан күренеп торсын иде. Авылның башкаларны кабатламый торган үз йөзен булдырасы, данлы тарихына тагын бер бизәк өстисе килде», – диде Җәлил әфәнде тыйнак кына. Бөтен урыс авылы, урыс шәһәре торак пунктка керү капкасына зур-зур тәреләр куя. Берәү дә гаҗәпләнми. Шуңа күрә дә, авыл каршындагы тау өстендәге айга гаҗәпләнергә кирәкмидер.

Аксубай районының  Иске Ибрай  авылында туган Җәлил Әхмәдулла улы чын йөрәктән, туган авылы булмаса да, үзе яши, эшли торган авылның кабатланмый торган йөзен булдыруда башкарган эше бары тик рәхмәткә һәм мактауга гына лаек. Ике җитәкченең дә эшенә карап,"Афәрин, егетләр!" дияргә генә кала.

Рәфкать Шаһиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International