Өлкәннәргә ихтирам зур

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Октябрь  аенда өлкәннәр аерым игътибар үзәгендә. Бәйрәм чаралары Габдрахман авылында да гөрләп узды. 30 сентябрь көнне Габдрахман урта мәктәбендә ветеран укытучылар хөрмәтенә  бәйрәм  концерты оештырылды.

Тормыштан тәм табып яши белгән, зирәк һәм актив педагогларны мәктәп директоры Рәзилә Хәнипова  тәбрикләде. Җырлар,  биюләр, котлаулар белән аралашкан бай эчтәлекле чара һәркемнең күңеленә хуш килде. Алга таба өлкән буын кешеләрнең  очрашуы чәй өстәле артында дәвам итте.

1 октябрь көнне исә авылның Мәдәният йортында барлык пенсионерлар өчен концерт күрсәтелде. Авылның өлкән кешеләре үзләренең  актив булулары белән сөендерделәр. Җыелган халыкны ветераннар советы рәисе Наҗия Мәүлетбаева тәбрикләде. "Мирас", "Сәрбиназ", "Сөембикә" ансамбльләре үзләренең матур  чыгышлары белән шатландырдылар. Рәмилә Шәфыйкова, Чулпан  Сахапова, Алия Мөхәммәтгәрәева дәртле җырлары белән концертны ямьләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International