Гимназиядә гаиләләр фестивале

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәре башкарма комитеты, мәгариф идарәсенең милли белем һәм тәрбия бүлеге 2014 елның 29 ноябрендә ата-аналар конференциясе үткәрде. Конференциядә әти кешеләрне тәрбия эшенә тартуның актуаль булуы хакындагы фикер беренче планга куелган иде. Конференциядә кабул ителгән резолюцияне нигез итеп алып, шул ук елның декабрендә 1 нче гимназиядә әтиләр клубы оешты.

Бу  мөһим  һәм җаваплы эш әтиләрне тиз арада җәлеп итте. Ел дәвамында үткәрелгән һәр чарада, һәр гаилә көченнән килгәнчә катнашып балаларның тормышын тагын да тулыландырды. 2015 елның декабрендә "Әтиләр көне" узды. Чара  спорт яратучы һәр гаилә башлыгына, үзен төрле спорт  өлкәсендә сынап  карарга мөмкинлек бирде. Әти кешенең  сәламәт яшәү рәвешен үрнәк итеп куюы балаларга  бик үтемле тәрбия чарасы.

Сыйныф җитәкчеләре әтиләрне генә чакырып сыйныфларда ата-аналар җыелышлары  үткәрүнең  отышлы алым булуын билгеләп үттеләр.

"Киләчәккә нигез гаиләдә салына", ди безнең халык.2016 елның 30 сентябрендә Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясендә гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый традицияләрне саклау темасына  "Гаиләләр фестивале -2016"  узды. Чарада 25 гаилә үзенең ничек яшәвен, кул эшләрен, һөнәрләрен тәкъдим  иттеләр. Гаиләләр өчен очрашу, бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә туды. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен саклау үрнәкләрен, гаиләдә хезмәттәшлек тудыру юлларын күрсәтте.

Фестивальнең икенче өлеше актлар залында дәвам итте. Гимназия директоры Фирүзә  Вәлиуллина, «Әтиләр клубы» җитәкчесе Фәһим Әхмәтҗанов, Кичүчат авылының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге музей җитәкчесе Диләрә Гыймранованың үтемле, тәрбияви чыгышлары концерт номерлары белән аралашып барды.

Киләчәктә бу эш дәвамлы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанабыз, әти-әниләргә теләктәшлек өчен  рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International