Район башлыгы Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Район башлыгына Чернышевский урамындагы алтынчы йортта яшүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар чүп контейнерларының урнашкан урыныннан канәгатьсезлекләрен белдерделәр.

Айрат Ринатович әлеге мәсьәләне чишәрбез, дип ышандырды.

Шәһәрдә яшүче Макаренко урамын төзекләндерүне сорады. Айрат Хәйруллин әлеге эшне берничә этапка бүләргә киңәш итте. Быел биредә яктырту системаларын көйләүгә өстенлек биреләчәк.

Район башлыгына пешекчелек белән шөгыльләнүче яшь эшмәкәрләр сорауларын бирделәр һәм бизнесларын җәелдереп җибәрүдә теләктәшлек сорадылар.

Айрат Ринатович аларны куәтләде һәм “Эссен” кибетләр челтәренә чыгарга кирәк, дип киңәш бирде. Шулай ук аларга  «Бизнес-класс» проектында онлайн-курслар үтәргә киңәш бирде.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International