Әлмәт муниципаль районында 46 меңнән артык пенсионер гомер кичерә. Сентябрь азагыннан 10 октябрьгә кадәр районда һәм шәһәрдә төрле чаралар оештырылды.
Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, территориаль иҗтимагый оешмаларда һәм авыл җирлекләрендә олы яшьтәгеләрне котладылар.
Социаль хезмәт күрсәтү, медицина учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында бәйрәм чаралары узды. Әти-әниләргә ярдәм көне оештырылды.
30 сентябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында шәһәр һәм район ветераннарының тантаналы җыелышы узды. Соңыннан концерт булды.
Төп бурыч – бер генә өлкән кешене дә күз уңыннан җибәрмичә, кайгыртучанлык күрсәтү иде һәм ул Әлмәт районында тулысы белән тормышка ашырылды.