Бүген башкарма комитетта юл куркынычсызлыгы комиссиясенең утырышында агымдагы елның 9 аена нәтиҗә ясадылар.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин райондагы техниканың төзеклеге юллардагы куркынычсызлыкка турыдан-туры бәйле, дип белдерде. Кышкы чолрда бозлавыкка каршы матдәләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуы һәм махсус техниканың төзеклеге мөһим булып торуына басым ясады район башлыгы.
Әлмәт районы буенча ГИБДД бүлеге начальнигы Валерий Гиздатуллин 9 ай эчендә 145 юл вакыйгасы теркәлгән, аларда 14 кешенең гомере өзелгән булуын белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов юл предприятиеләренең әзерлеге турында мәгълүмат җиткерде һәм аеруча авыл җирлекләрендәге юлларны карап торырга кирәклегенә басым ясады.
«Юлларны асфальтка кадәр чистартып тору зарур. Имгәнү булган очракта, җаваплылык сездә булачак”, - дип белдерде Айрат Ринатович АГУАД предприятиесе вәкилләренә.