30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр Екатеринбургта пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионат узды. Масштаблы ярышларда 7 000 артык кеше катнашты, шуларның 2860ы – пауэрлифтерлар.
Татарстан Республикасы данын «Ракета» яшүсмерләр клубы яклады. Спортчылар Россия спорт мастеры Ришата Фаттахов җитәкчелегендә чыгыш ясадылар.
Әлмәт командасы югары спорт күрсәткечләренә иреште. Рамазан Рахимьянов штанга белән күнегүләрдән өч алтын медаль яулады, Эмиль Гумеров «Опен» номинациясендә спорт мастеры нормативын үтәде , Дмитрий Павленко, Азат Ахметшин, Андрей Балантаев, Айрат Хайруллин , тренер Ришат Фаттахов зур бүләк ияләре булдылар. Спортсменнар чемпионатта катнашырга ярдәм иткән предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдерәләр.