Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән планерка уздырды. Киңәшмә башында узган атнага йомгак ясалды.
Планерка барышында “Әлмәт дәүләт ветеринария берләшмәсе” җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов агымдагы елның 9 аенда алып барылган эшчәнлек белән таныштырды. Чаралар планы 102 % ка үтәләгән. Сүз Нурлат районында табылган дуңгыз африка чумасы хакында да барды. Әлмәт районында әлеге куркыныч чирне территориягә кертмәү өчен барлык чаралар да күрелә. Планеркада торак–коммуналь хуҗалык тармагындагы хәлне яхшырту юлларына кагылышлы доклад тыңланды. Эшлекле дүшәмбе ахырында киләсе атнага эш планы билгеләнде.