Агымдагы елның 28–29 октябрь көннәрендә “Татарстан республикасында 2014–2020 елга авыл яшьләре программасы” кысаларында авыл хуҗалыгы сәнәгате предприятиеләрендә эшләүче яшьләр арасында һөнәри осталык бәйгесе уздырыла. Бәйгедә 18 яшьтән башлап 35 яшькә кадәрге хезмәт стажы бер елдан артык булучылар катнаша ала.
Номинацияләр:
– « Иң яхшы инженер-механик»;
– « Иң яхшы агроном»;
– «Иң яхшы бухгалтер-экономист»;
– « Иң яхшы механизатор»;
– « Иң яхшы ветеринария табибы»;
– « Иң яхшы савымчы»;
– « Иң яхшы зоотехник»;
– « Иң яхшы терлекче ».
Бәйгедә катнашу өчен https://ais.fadm.gov.ru/registration сайтына кереп теркәлү үтәргә һәм гариза бирергә кирәк.