Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның район һәм шәһәр яшьләре белән очрашуы матур традициягә әверелде. Быелгы очрашу Яшел Үзән районының “Маяк “ спорт базасында узды. Чараның рәсми өлеше башланганчы табигатьтә “Ханлык серләре” дип исемләнгән квест оештырылды. Әлеге уенда Әлмәтнең Ислам мәдрәсәсе студентлары актив катнашып, беренче урынга чыктылар һәм кубокка лаек булдылар.